Редактор

23.04.2018 16:14

Прокуратура аңлатма бирә

Әти-әниләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр

Балаларны яки карт әти-әниләреңне караган өчен акча түләмисеңме? Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Россия Федерациясе Гаилә кодексы әти-әниләргә үзләренеңт балигъ булмаган, шулай ук эшкә сәләтсез балигъ балаларын карау бурычы йөкли. Әти-әниләр бу вазифадан балалары махсус учреждениелләргә урнаштырылып һәм тулы дәүләт тәэмин ителешендә  булсалар да,хәтта әти-әни хокукыннан мәрхүм ителсәләр дә азат ителмиләр. РФ Гаилә кодексында эшкә сәләтле балаларның ярдәмгә мохтаҗ эшкә сәләтсез әти-әниләрен карау вазифасы да билгеләнгән. Әгәр әти-әнинең берсе дәлилле сәбәсе булмаган килеш суд карарын яки нотариаль тәртиптә алимент түләү турындагы килешүне үтәмәгәндә аны административ җаваплылыкка тартырга була. Әгәр әти-әнинең берсе алимент түләүдән баш тартуны дәвам итә икән һәм аларны түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылса аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Белешмә өчен: Бу җинаять өчен бер елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук срокка мәҗбүри эшләр, яки өч айга кадәр кулга алу, яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирү каралган.

 

22.04.2018 16:50

Гражданнар оборонасы буенча белешмәлек

“Радиация куркынычы” сигналы буенча:

1.Ут, газ, су, җылыту приборларын ябарга.

2.Документларны алырга.

3. Тәрәзәләрне яхшылап ябарга, суыру җайланмасын сүндерергә, бинаны герметиклауны тәэмин итәргә.

4.Йодлы препарат эчәргә.

5. Индивидуаль саклану чараларыннан файдаланырга (алар булганда), герметик ябылган бинада калырга яки махсус ныгытылган корылмада яшеренергә.

 

“Катастрофик су басу куркынычы” сигналы буенча:

1.Ут,газ, су, җылыту приборларын ябарга.

2.Үзең белән документларны алырга.

3.Башка урынга күчәргә яки, мөмкин булганда, ярдәм килгәнче ныклы корылмаларның югары катларына менәргә.

 

Югарыда санап үтелгән сигналларга “Отбой” сигналы буенча:

  1. Саклану корылмаларыннан эш урынына яки яшәү урынына кайтырга.
  2. ГО хәбәрләре кабатлану ихтималына әзер булырга.

 

Гадәттән тыш хәлләр була калганда мәгълүмати белешмәлектә булган тәкъдимнәр буенча эш итү зарур.

 

22.04.2018 13:02

Эдуард Гобәйдуллин: “Үз хуҗалыгың – тере организм ул”

Фото Эдуард Гобәйдуллинның шәхси архивыннан

Быелның февралендә  “Иң яхшы гаилә фермасы-2017” Бөтенроссия  конкурсына йомгак ясалды. Анда Россиянең 15 төбәгеннән 35 фермер хуҗалыгы катнашты. Ит терлекчелегендә Татарстанның ике фермеры яхшы дип табылды. Шуларның берсе – Пәрәү КФХ башлыгы Эдуард Гобәйдуллин. Без Эдуард Хәйдәровичны сөйләшү өчен редакциягә чакырдык.

Сез ни өчен терлекчелек белән шөгыльләнә башладыгыз?

-Бу тулы бер тарих. Башта Сиңгел фермеры белән эшләдем, аннан Пәрәүдә үз хуҗалыгымны оештырырга булдым. Анда җир участогы сатып алдым һәм узган елда ук ферма төзедем. Белгечлегем буенча мин төзүче, шуңа күрә башлаган һәр эшемне ахырына җиткерәм.

Элек бу урында җирле хуҗалыкның мөгезле эре терлекләр өчен җәйге лагеры булган. Хәзер монда терлекләрне кышлый да асрап була: барлык шартлар булдырылды, җылытыла, тирес җыю механикалаштырылды. Бу эштә 2016 елда “Гаилә фермеры” программасы буенча грант алу да ярдәм итте.

Сезнең белән ничә кеше эшли?

-Даими коллектив – биш кеше, алар арсында минем туганнарым һәм читтән алган эшчеләр бар. Кирәк булганда тагын чакырам.

Ә баш саны нинди?

-Сөт токымлы йөз голштин терлегебез бар, әмма аны ит итеп тапшырабыз. Яхшы ашату исәбенә артым алабыз. Бер нинди химия юк, азыкны үзебез әзерлибез. Печән люцернадан. Катнаш азыкны үзебезнең тегермәндә ясыйбыз. Нигезе – бөртекле культуралар (арпа), борчак плюс натураль өстәмәләр: аминокислоталар, пробиотиклар.

Ә техникагыз нинди, ничә тракторыгыз бар?

-Ике МТЗ тракторыннан, пресс-җыйгыч һәм чапкычтан файдаланабыз.

Сату белән проблемалар бармы?

-Мөһиме – яхшы продукция җитештерү, ә сатып алучы табыла. Берничә күмәртәче белән эшлим. Алар барысы безнеке, республиканыкылар: Казанда да, районнарда да бар. Бервакыт Казандагы “Агропарк”  аша саттым. Әгәр Лаешта сую цехлары ачылса, анда илтәчәкмен.

Бүгенге көндә төп бурычыгыз нинди?

-Баш санын арттыру, эшне оптимальләштерү, керемле җитештерүгә чыгу. Эш башлаганда продукциянең үзкыйммәте азрак иде. Соңгы вакытта ягулык-майлау материалларына һәм техникага чыгымнар артты, ә ит сатып алу бәясе элекке дәрәҗәдә калды. Рентабельлелек сизелерлек кимеде.

Район Сезгә ничек ярдәм итә?

-Мин авыл хуҗалыгы идарәсе белән даими элемтәдә торам. Алар һәр яклап ярдәм күрсәтәләр, фермерлар өчен нинди программалар булуын хәбәр итәләр. Район ветеринария хезмәтенә рәхмәт -  терлекләр сәламәтлегенә контрольлек итәләр. Державино ветеринары Рөстәм Зарифҗановка  да мөрәҗәгать итәм.

Эдуард Хәйдәрович, киләчәктә хуҗалыкны ничек үстерергә ниятлисез?

-Җитештерү – тере организм кебек: үзенә даими игътибар таләп итә. Терлекләрне ашатмый, саумый калдырып булмый, аларны көн саен карарга кирәк. Анда эшләүче кешеләр дә шулай ук – барысының хәл итүне сораган проблемалары бар. Җитәкченең беренче чираттагы бурычы җитештерүне оештыру: терлекләрне ашату, сатуны  җайга салу, документларны тәртиптә тоту. Әгәр башлангыч этапта барысын дөрес куйсаң, алга таба “конвейер буенча” барачак. Менә шул чакта алга таба үсү өчен вакыт табылачак.

Баш саны артса – эш урыннары да арта. Сату булса, керемнәр үсә, хезмәт хакы да арта.

 

19.04.2018 12:00

85 яшь – бу күпме әллә азмы?

Минем әнием Анна Александровна Макаровага 2018 елның 10 апрелендә 85 яшь тулды. Бу күпме әллә азмы? Мөгаен, кешенең тулы бер гомередер. Ә тормыш – ул нинди соң?

Фото гаилә архивыннан

Татьяна Кузовова

Минем әнием – педагог, филолог, мәгариф системасында 43 ел эшләде. Мин кечкенә чагымнан ук безнең өйдә һәрчак студентлар булуын хәтерлим. Ул техникумда эшләгәндә (ә ул 1970нче елларда ук укыта башлады), алар безгә еш киләләр иде. Безнең өйдә хәтта комсомол туе үткәрделәр.

Әти әнинең сәерлекләрен аңлады. Җәй буе ул яшелчәләр тозлады, салатлар ясады,ә аннан тулай торакка ташыды, авыр хәлдәге укучыларына ярдәм итте. Аның начар гаиләдән булган укучысын хәтерлим. Ул чакта телефоннар юк. Бер вакыт төркемнең старостасы йөгереп килде һәм бу егетнең тагын эчеп “Кама” кафесы янында йоклап ятуын әйтте. Без (шул исәптән мин дә) шунда чаптык һәм өйгә алып кайттык. Ә инде иртән бу студентны чын мәгънәсендә “мунча” көтте, Анна Александровнадан гына түгел, группа старостасыннан да, комсоргтан да.

Әни белән тулай торакка бару миңа бик ошый иде. Мин әлегә кадәр 59 төркемнең барысын хәтерлим (бу әнием студентлары), башкалары да булды – 81нче, 104нче һәм калганнар. Әмма алар башка укучылар инде, ә менә 59нчы төркем – алар безнең гаилә өчен үз кешеләр.

Аннан соң әнием интернат-мәктәптә эшләде. Ул дәресләр биреп кенә калмады – кулыннан килгәнчә балаларга булышты. Андагы бер күрми торган укучы мәктәп ашханәсендә ашамады – әни аңа өйдә ашарга әзерләп интернатка илтте. Шактый вакытлар үткәч, үзем анда эшли башлагач аның башкача эшли алмавын аңладым.

Хәзер әнием лаеклы ялда. Әмма аның “балалары”  - укучылары әлегә кадәр безнең өйгә киләләр, аның хәлен беләләр.

Ул үзенең өч баласын  - мине, энем һәм сеңлемне тәрбияләп үстерде. Аның хәзер ун оныгы – сигезе кыз, икесе малай, унбер оныкчыгы бар. Менә нинди дус һәм тату гаилә.

Әнием – зур хәрефтән педагог һәм искиткеч ата-ана. Мөгаен, шуңа күрә мин һәм минем балаларым аның эзеннән китеп укытучылар булгандыр. Мин үзем дә югары квалификацияле укытучы, ә шулай да дәресләр үткәргәндә кайбер мәсьәләләрне әни белән хәл итәм. Балалар белән шул кадәр еллар эшләгән өлкән яшьтәгеләр генә белем бирү нечкәлекләрен һәм методиканы яхшы беләләр.

Үземне белгәннән бирле әнием балаларга һәр эштә ярдәм итәргә тырышты. Әмма шул ук вакытта оныкларына иншалар язарга булышырга да өлгерде. Минемчә, бар гомерен бик тә теләп үсеп килүче буынга белем бирүгә багышлаган кешеләр еш очрамый. Мин ялгышмадым – ул чын күңелдән 43 ел рәхәтләнеп эшләде. Әнием кебек үз һөнәренә гашыйк кешеләргә “Эшкә – бәйрәмгә барган кебек” мәкале  бик тә туры килә.

Эштән, балалардан, оныклар, оныкчыклардан шатлык алу, мөгаен, бу тормыш мәгънәседер. Әни хәзер дә безнең зур гаилә эшләре белән кызыксына һәм кыен чакта ярдәмгә килергә әзер.

 

19.04.2018 11:35

Распродажа саженцев

24 апреля в г. Лаишево пермская ярмарка «Дачный сезон» приглашает вас на сезонную распродажу саженцев 

18.04.2018 16:10

Можно ли возвратить уцененный товар?

С таким вопросом обратилась одна из потребительниц

Её история: приобрела уцененный мобильный телефон в одном из магазинов Казани. Причиной уценки была замена аккумулятора. Но спустя определенное время, выявился недостаток  – перестал работать сенсорный дисплей. С обнаруженным дефектом и требованием произвести ремонт я обратилась в магазин, но получила отказ с формулировкой «это уцененный товар». У меня возникли сомнения в правомерности действий продавца.

На данный вопрос отвечает начальник отдела развития и координации внутреннего рынка Казанского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан Шагидуллин Марсель Тальгатович.

Каждый из нас является потребителем и каждый хоть раз сталкивался с таким явлением как продажа товаров с уценкой.

Принято считать, что уцененный товар — товар, стоимость которого значительно снижена продавцом по причине дефектности товара: наличие производственного брака в данном изделии, повреждении товара при транспортировке или хранении. Некоторые покупатели приобретают товар с небольшим недостатком, но при этом со значительной скидкой.

Необходимо отметить, что при продаже уцененных товаров нередко бывают случаи, когда продавцы в силу незнания либо в силу иных причин вводят покупателя в заблуждение относительно его прав по возврату приобретенного товара.

Действующее законодательство обязывает продавца доводить до потребителя информацию о наличии недостатка в товаре при заключении договора купли-продажи.

В соответствии с пунктом 2 статьи 10 Закона Российской Федерации от 07.02.1992 № 2300-1 «О защите прав потребителей» (далее – Закон) и пунктом 11 Правил продажи отдельных видов товаров, утвержденных Постановлением Правительства Российской Федерации от 19.01.1998 № 55 (далее – Правила продажи), если приобретаемый потребителем товар был в употреблении или в нем устранялся недостаток (недостатки), потребителю должна быть предоставлена информация об этом.

Об имеющихся в товаре недостатках продавец должен предупредить покупателя не только в устной, но и в письменной форме (на ярлыке товара, товарном чеке или иным способом).

Покупая такой товар, Вы соглашаетесь с указанным дефектом.

Продажа товаров с уценкой ограничивает право потребителя лишь в требованиях, связанных с наличием указанного дефекта. То есть, при предъявлении требований к продавцу потребитель не может ссылаться на дефект, который был заранее оговорен.

При обнаружении недостатков, если они не были оговорены продавцом, Вы вправе выдвинуть одно из требований, предусмотренных статьей 18 Закона:

  • потребовать замены на товар этой же марки (этих же модели и (или) артикула);
  • потребовать замены на такой же товар другой марки (модели, артикула) с соответствующим перерасчетом покупной цены;
  • потребовать соразмерного уменьшения покупной цены;
  • потребовать незамедлительного безвозмездного устранения недостатков товара или возмещения расходов на их исправление потребителем или третьим лицом;
  • отказаться от исполнения договора купли-продажи и потребовать возврата уплаченной за товар суммы.

Необходимо отметить, что при продаже товара с уценкой, потребитель имеет право на то, чтобы товар при обычных условиях его использования, хранения, транспортировки и утилизации был безопасен для жизни, здоровья потребителя, окружающей среды, а также не причинял вред имуществу потребителя (статья 7 Закона).

Поэтому, ссылка продавца на то, что товар продавался как уцененный, не правомерна.

Знайте и защищайте свои права!

Согласно статье 16 Закона «О защите прав потребителей» условия договора, ущемляющие права потребителя по сравнению с правилами, установленными законами или иными правовыми актами Российской Федерации в области защиты прав потребителей, признаются недействительными.

 

 

 

17.04.2018 18:15

Посетим парикмахерскую

О правилах работы парикмахерских и правах потребителей рассказывает начальник отдела развития и координации внутреннего рынка Казанского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан Шагидуллин Марсель Тальгатович.

На сегодняшний день, бытовое обслуживание населения получило все большее распространение ввиду увеличения спроса граждан на соответствующие услуги, в частности на парикмахерские. Однако, практика показывает, что потребитель часто не в силах защитить свои права, особенно в случае возникновения спора с исполнителем бытовых услуг.

Это связано, прежде всего, с тем, что потребитель не всегда осведомлен о своих правах, а также с несоблюдением исполнителем своих обязанностей.

А какими нормами или статьями регулируется данная отрасль?

Услуги парикмахерских регулируют следующие нормативно-правовые акты:

  1. Закона Российской Федерации № 2300-I «О защите прав потребителей» (далее – Закон);
  2. Правила бытового обслуживания населения в Российской Федерации, утверждённые постановлением Правительства РФ от 15.08.1997 года № 1025 (далее – Правила);
  3. ГОСТ Р 51142-98 «Услуги бытовые. Услуги парикмахерских. Общие технические условия» (далее – ГОСТ);
  4. СанПиН 2.1.2.2631-10 "Санитарно-эпидемиологические требования к размещению, устройству, оборудованию, содержанию и режиму работы организаций коммунально-бытового назначения, оказывающих парикмахерские и косметические услуги"

Согласно преамбуле Закона, потребитель – гражданин, имеющий намерение заказать либо заказывающий или использующий работы (услуги) исключительно для личных, семейных, домашних и иных нужд, не связанных с осуществлением предпринимательской деятельности.

Под исполнителем понимается организация независимо от организационно-правовой формы, а также индивидуальный предприниматель, выполняющие работы или оказывающие услуги потребителям по возмездному договору.

Необходимо помнить, что согласно п.3 Правил исполнитель обязан своевременно предоставлять потребителю необходимую и достоверную информацию об услугах (работах), которая в обязательном порядке должна содержать:

  • перечень оказываемых услуг (выполняемых работ) и форм их предоставления;
  • обозначения стандартов, обязательным требованиям которых должны соответствовать услуги (работы);
  • сроки оказания услуг (выполнения работ);
  • данные о конкретном лице, которое будет оказывать услугу (выполнять работу), если эти данные имеют значение, исходя из характера услуги (работы);
  • гарантийные сроки, если они установлены федеральными законами, иными правовыми актами Российской Федерации или договором либо предусмотрены обычаем делового оборота;
  • цены на оказываемые услуги (выполняемые работы), а также на используемые при этом материалы, запасные части и фурнитуру исполнителя (обозначенные на их образцах) и сведения о порядке и форме оплаты;
  • сведения о подтверждении соответствия услуг (работ) установленным требованиям.

Исполнитель обязан иметь книгу отзывов и предложений, которая предоставляется потребителю по его требованию.

Какие обязательные требования должны быть соблюдены исполнителем?

Согласно главе 6 ГОСТ, при оказании услуг парикмахерских должны быть соблюдены следующие требования безопасности:

  • срок использования материалов по назначению должен соответствовать сроку годности, установленному изготовителем.
  • при использовании материалов и проведении технологических процессов оказания услуг парикмахерских необходимо учитывать противопоказания и индивидуальную особенность клиента.
  • перед началом технологических процессов оказания таких услуг парикмахерских, как химическая завивка, окраска волос, бровей и ресниц, необходимо проверить кожу клиента на чувствительность к используемым материалам в соответствии с технологией на данный вид услуг парикмахерских.
  • нормы времени, расхода материалов и последовательность технологических операций должны быть соблюдены в соответствии с технологией на данный вид услуг парикмахерских.
  • используемые инструменты и приспособления должны проходить обязательную дезинфекцию.
  • белье, применяемое при обслуживании клиентов, должно регулярно проходить санитарную обработку или быть одноразовым. Повторное применение использованного белья не допускается.
  • температура воды, используемой при оказании услуг парикмахерских, в том числе косметических, должна соответствовать технологии на данный вид услуг с учетом индивидуальных особенностей клиента.
  • реализация, применение и хранение материалов, составленных по индивидуальному рецепту и не имеющих гигиенических заключений, не допускаются.

На что обратить внимание при посещении парикмахерских, салонов красоты?

Потребителю нужно обратить внимание на следующее.

Для обслуживания клиентов исполнитель обязан использовать только чистое белье, запас которого должен обеспечивать индивидуальное применение его для каждого посетителя. Допускается использование одноразовых шапочек, накидок, простыней, салфеток.

Работники парикмахерской должны использовать чистую спецодежду. Верхняя одежда, обувь, головные уборы и личные вещи работников хранятся в гардеробной для персонала, а не на рабочем месте.

 

16.04.2018 11:51

Татар Сараланында Сәламәтлек көне

 

Чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына нигез салынуның 70 еллыгына багышланды.

Наилә Җиһаншина, Татар Сараланы китапханәсе әйдәүче китапханәчес. 

Тәнзилә Нуруллина фотосы.

Мәдәният хезмәткәрләре Наилә Җиһаншина һәм Тәнзилә Нуруллина, шулай ук авыл ФАПы фельдшеры Нәкыя Анисимова 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә “Үзеңә үзең булыш” дип исемләнгән Сәламәтлек көне оештырдылар.

Китапханәдә “Сәламәт булыгыз” дигән китап күргәзмәсе ачылды. Укучылар өчен китапханәче “Сезнең сәламәтлек сезнең кулларда яки Сәламәт булу өчен кечкенә ун хәйлә”, “Үз сәламәтлеге турында кайгыртучылар өчен” дип исемләнгән белешмәлекләр ясаган. Аларда сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре һәм сәламәтлекне профилактикалау буенча китаплар исемлеге тәкъдим ителә. Китапханә фондындагы сәламәтяшәү рәвешенә багышланган китаплар турында да мәгълүмат бар. Укучылар сәламәтлекне ныгыту һәм дару үләннәре турындагы китаплар һәм материалларны кызыксынып өйрәнделәр.

Фельдшер Нәкыя Анисимова дәвалау физкультурасы буенча дәрес үткәрде, аңа безнең ханымнар рәхәтләнеп йөриләр. Бу инде Нәкыя Нәкыйп кызының быел үткәргән өченче дәресе.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт!” шигаре бар кеше өчен һәрчак актуаль. Бөек Әбугалисинә әйткәнчә, хәрәкәт күп даруларны алыштыра, әмма дөньядагы бер генә дару да хәрәкәтне алыштыра алмый.

 

13.04.2018 11:17

Олы бәйрәм

7сеннән 8 апрель төнендә православие гыйбадәтханәләрендә һәм чиркәүләрдә бәйрәм догалары яңгырады. Дин тотучылар Олы бәйрәмне билгеләп үттеләр.

Ул Гайсә пәйгамбәрнең яңадан тууы хөрмәтенә үтә – бар христиан өйрәнүләре өчен нигез булган тәүратның үзәк вакыйгасы булып тора.

Олы Кабандагы Преображения Господне гыйбадәтханәсе шыгрым тулы иде. Тантаналы гыйбадәткә җирле халык кына түгел, башка җирләрдән килүчеләр дә бар иде. Олы бәйрәмне борынгы чиркәүдә каршылау өчен Казаннан, Лаештан, Столбищедан... килгәннәр.

-Монда өйдәге кебек, - диде Маргарита Кузнецова. – Ирем белән Казаннан килдек. Бу гыйбадәтханә турында әбиемнән үк ишеткән идем. Аның совет елларында да ябылмавын да беләм.

Савиновларның яшь гаиләсе Столбищеда яши.

-Барлык зур дини бәйрәмнәргә монда киләбез, - дип уртаклашты Павел Савинов. – Мине шушы чиркәүдә чукындырганнар. Бу гыйбадәтханә миңа бик тә якын.

Анна Калабанова Казаннан Олы Кабанга 40 ел йөри. Ире белән монда никахланышканнар. Хәзер улы да әти-әниләре йөргән чиркәүгә килә.

Лаешта яшәүче Денис Пыренков бик тә матур иконаны күрсәтте.

-Аны ике меңләп елдан артык Спиридон Трумифунт (Саламинский) сөякләре сакланган Корфу утравыннан алып кайтканнар. Могҗизалар тудыручы III гасыр азагында Кипр утравында яшәгән. Икона аның сөякләрендә изгеләндерелгән, дип аңлата Денис. – Күрәсезме, монда  аның киеменең бер өлеше. Без икона өчен киотны борынгы грек стилендә ясадык – зәйтүннәр, корабль сурәтләнгән.

Гыйбадәт башланганчы православиелеләр шәмнәр куйдылар – кемдер саулык, кемдер үлгәннәр рухына. Аллаһтан нәрсәләрдер сорадылар.

Дини йола буенча тәреле йөреш булды.

-Гыйбадәтханә игумены настоятель  Александр (Зинин):

-Гайсә яңадан туды, - дип белдерде.

-Чынлап торып утырды! – дип җавап бирде җыелучылар.

Олы бәйрәмнең асылы – Гайсәнең терелүе, тормышның үлемне җиңүе.

Белешмә өчен: 2013 елга кадәр гыйбадәтханәнең настоятеле Татарстан митрополиясе өлкән клирикы митрофор протоиерий Георгий Давыдов була, ярты гасыр дини хезмәт чорында Георгий атакай бу мәхәлләне 25 ел карап торган.

 

11.04.2018 13:53

Ритуальные услуги

Ритуальные услуги:

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 220
В Республике